Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Татар-хак» проекты яшьләрне кызыксындыра

Кичә Яшел Үзән «Порт» яшьләр үзәгендә TATAR HACK цифрлы мөмкинлекләрне эшкәртү буенча республика бәйгесе узды.

TATAR HACK конкурслары сериясен ИТ-парк «Кайнау ноктасы» белән берлектә оештыра. Мәгълүмати технологияләр елында әлеге проект ны IT парк тәкъдим итте һәм яшел үзәнлеләр аны эләктереп алды.

Анда 6-11нчы сыйныф укучылары, 1-2нче курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр ярдәмендә шәһәр һәм район проб лемаларын хәл итү юлларын эзли. Сорау лар һәм проблемалар катнашучылар яшенә туры китерелеп бирелә, ә хәл итү вакыты чикләнгән. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы командаларга истәлекле бүләкләр һәм призлар тапшырыла, шулай ук алар үз проектларын республика дәрәҗәсенә чыгару һәм алар белән федераль программаларда катнашу мөмкинлеге ала.
«Порт» яшьләр үзәгендә узган конкурста 18 мәктәптән 90 укучы һәм һәр уку йортыннан берәр остаз катнашты. Аларга уңышлар теләргә Зеленодольск районы башлыгы, шәһәр мэры Михаил Афанасьев, районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәисә Афанасьева килгән иде.
– Без ирле-хатынлы түгел, фами лияләребез генә бер, – дип шаяртып башлады сүзен Михаил Павлович. – Мондый бик тә кызыклы форумның бездә узуына мин шат. Биредә бик сәләтле яшьләр яшәгәнен мин беләм һәм бу мөмкинлекләрегезне күрсәтергә шәп конкурс. Безгә шундый ышаныч белдергән өчен Казан IT паркына зур рәхмәт. Районыбыз санлы технологияләргә мохтаҗ, чөнки гел алга барабыз, замана белән атлыйбыз, үзебездә дә IT паркның филиалын ачу буенча сүз алып барыла. Бинаны корып була, әмма ул сезнең кебек алгы фикерле, аңлы һәм белемле яшьләрдән башка кирәк булмаячак. Һәм Зеленодольск сезнең проектларны тормышка ашыру өчен бай урын. Монда туризм да, сәнәгать тә, мәгариф тә, мәдәният һ.б. мәсьәләләрне цифр лаштыру, җиңеләйтү, чишү юнәлешендә рәхәтләнеп эшләргә була. Бездә инде IT сферада үз интеллекты ярдәмендә уңышка ирешкән һәм яхшы акча эшләүчеләр бар. Цифр лашу һәм тулаем IT-юнәлеш – заманча чынбарлыкта бик кирәкле, IT-белгечләрнең уникальлеге – цифрлар дөньясын тоя, анда яши һәм иҗат итә белүендә. Сез бүген биредә шуңа беренче адымнарыгызны ясыйсыз. Конкурс ачылу белән котлыйм, барыгызга да уңышлар, үз көчегезгә ышаныч һәм, әлбәттә, команда көчен телим!
Конкурс барышында балалар цифр лы чишелешләр ярдәмендә шәһәр һәм район проблемаларын хәл итү өчен төркемнәргә берләште. Һәр команда бирелгән тема буенча IT проект уйлап чыгарды һәм аны яклады. Аларның иң яхшысы Казан-Экспо мәйданында узачак Kazan Digital Week-2022 Халыкара форумында тәкъдим ителәчәк.
Шундый интеллектуаль чараларда катнашкан күпсанлы «башлы» яшьләрне күреп, үсеп килүче буынны «юньсезләр» дип юкка әрлибез ахрысы дигән уй туа. Искиткеч акыллылар, зирәкләр икән бит алар, шак лар катарсың!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев