Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Роберт Де Нироның 19 яшьлек оныгы вафат

Бу хакта аның үги кызы хәбәр итә

Актер Роберт Де Нироның үги кызы 19 яшьлек улы Леандроның үлеме турында хәбәр итә
Фото: Roy Rochlin
Актер Роберт Де Нироның оныгы 20 яшен тутырмыйча вафат булган. Леандро Де Ниро Родригезның үлеме турында аның әнисе, актриса һәм кинопродюсер Дрена Де Ниро хәбәр итә.
 

"Миңа синнән башка ничек яшәргә, белмим, ләкин мин алга барырга һәм синең әниең булганнан соң йөрәгем тулган ярату һәм якты хисне таратырга тырышырмын. Сине бик нык яраттылар һәм бәяләделәр. Рухың тыныч булсын, кадерлем”, - дип язган 51 яшьлек әнисе Instagram (Meta корпорациясенә керә, экстремистик дип танылган һәм Россиядә тыелган) каналында улының фотосы астында.


Улының үлеменең сәбәбен әйтми, ә шәрехләрендә бары тик: «Әле дә бу куркыныч төштер һәм мин тиздән уянырмын дип өметләнәм», дип билгеләп үтә.

 

Фото: Roy Rochlin

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев