«Созвездие – Йолдызлык» – Яшел Үзәндә
Яшәеш

«Созвездие – Йолдызлык» – Яшел Үзәндә

Февраль ахырында Татарстан шәһәрләре һәм районнарында «Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары старт алган иде. 

Зона турларына ноктаны бу атнада – 29-30 мартта Яшел Үзәннең сәләтле балалары куячак. Исегезгә төшерәбез: сайлап алу туры ике көн узачак һәм 30 мартта гала-концерт белән тәмамланачак. Әлбәттә инде, җиңүчеләр апрель аенда Казанга финалга барачак.


Зеленодольск Созвездие Йолдызлык таланты

Нет комментариев