Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Социаль түләүләр

2022 елның 1 гыйнварыннан татарстанлыларга элек социаль яклау һәм хезмәт, мәшгульлек органнары аша билгеләнгән түләүләрне, компенсацияләр һәм пособиеләрне Пенсия фонды бирә башлаячак.

Федераль законнарга кертелгән төзәтмәләр нигезендә, пенсия фондына хәзер Татарстан Республикасы буенча 18 меңнән артык түләү эше нигезендә, социаль яклау һәм хезмәт, мәшгульлек органнары башкара торган кайбер социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру буенча яңа өстәмә функцияләр һәм бюджет вәкаләтләре йөкләнә.

Сүз россиялеләрнең биш категориясе – балалары булган эшләмәүче гражданнарга, радиация йогынтысына дучар ителгән затларга, реабилитацияләнгән кешеләргә, медицина күрсәткечләре буенча транспорт чаралары булган инвалидларга (инвалид балаларга), пенсия алган хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына пособиеләр, компенсацияләр түләүләр турында бара.

Әйтик, яңа елдан Пенсия фонды аша балалары булган гражданнарга түбәндәге пособиеләр билгеләнә: 1,5 яшькә кадәр бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга айлык, оешма бетүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек буенча, бала туганда бер тапкыр бирелә торган, баланы гаиләгә тәрбиягә тапшырганда бер тапкыр бирелә торган, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең йөкле хатынына бер тапкыр бирелә торган, чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык түләүләр.
Әлеге чараларның тулы исемлеге белән Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

Алар элек күрсәтелгән реквизитларга автомат рәвештә башкарылачак. Бу очракта мөрәҗәгать итү таләп ителми.
Әгәр гражданин бу пособиеләргә хокуклы булып та, аннан файдаланмаган булса, 2022 елның 1 гыйнварыннан аңа Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлеге вәкаләтләрне гамәлгә ашы руга әзерлек кысаларында киң күләмле эш башкарылган: урыннарда халыкны социаль яклау төбәк министрлыклары катнашында эшче төркемнәр төзелгән, исемлекләр анализланып, мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләрнең типлаштырылган формалары һәм мәгълүмат тапшыру реестрлары проектлары килештерелгән. Расланган паспортлар нигезендә Пенсия фонды белгечләре өчен социаль ярдәм күрсәтү стандартлары эшләнгән.

«Социаль ярдәм күрсәтүнең кайбер чараларын гамәлгә ашыру буенча фондның яңа өстәмә функцияләре һәм бюджет вәкаләтләре социаль тү ләүләрне гамәлгә ашыруны оп тимальләштерергә һәм сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ярдәмнең аерым чаралары турындагы сорауларга җавапларны бердәм контакт-үзәкнең 8 800 6-000-000 номеры буенча (шалтырату бушлай) алырга мөмкин.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев