Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

СӨЯКЛӘРЕ СЫНМАГАН, ӘММА...

Олы яшьтә һәр имгәнү һәм җәрәхәтләнүнең эзсез генә узмавы бөтенебезгә мәгълүм. Ә кичәге видео буенча фикер йөртсәң, шундый хәлдән соң кешенең исән калуы үзе бер могҗиза кебек.

Яшел Үзән үзәк хастаханәсенең баш табибы Илмир Гатин сүзләренә караганда, сөякләргә зыян килмәгән, ягъни сынган урыннар юк, зыян күрче үзен яхшы хис итә. Хатын тез буыны җәрәхәте алган һәм берничә җире күгәргән. Аппетиты яхшы, хәле канәгатьләнерлек.
Фаразлауча, йомшак кар һәм кышкы калын кием әлеге ханымны каты бәрелүдән һәм яраланудан саклаган.


Пациентның хәле тотрыклы, уртача дәрәҗәдәге авырлыкта. Кичә шок халәтендә иде. Әмма бүген инде ашый, утыра, сөйләшә. Табибларның ныклы күзәтүе астында, дәвалау никадәр вакытка сузылачагы турында әйтергә әле иртә, тулаем тикшерү узарга кирәк. Ә ул бер атнага да, ике атнага да сузылырга мөмкин.


Иңендәге фәрештәләр саклагандыр бу әбине. Ничек тә булса, зинһар, тирә-якларыгызга карап йөрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Машина йуртуче гаепле дип саным шулай ваемсыз буламы Кеше