Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәхнә сандугачын искә алып

Кеше китә – җыры кала, диләр. Фани дөньяда бер кеше дә мәңгелек түгел. Барыбыз да бердә бер көнне бакый йортка күчәчәкбез.  Норлат авылында гомер иткән Миләүшә Ибраһим кызы Мөхетдинова да мәңгелеккә китте...

Миләүшә апа – дәртле, моңлы җырлары, җир тетрәтеп биюләре, оештырган чаралары, сәхнәләштергән спектакльләре, театрдагы рольләре белән авылдашларыбызның күңелендә мәңге яшәр, онытылмас. Кечкенә генә авылда туып-үсүенә карамастан, үз-үзенә булган ышанычы, аның уку өчен авылдан китүенә этәргеч булган.
Миләүшә Мөхетдинова үзен мәдәни агарту эшләренә багышлаган тырыш сәнгать эшлеклесе, иренә тугрылыклы хатын, фидакарь әни. Кайсы ягы белән искә алсак та, ул дөрес, үрнәк бер кеше иде.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучы авыл яшьләре Миләүшә апаны якыннан таный иде. Сәнгать – милли рухны күтәрә, милли үзаңны үстерә, үз-үзеңә булган ышанычны арттыра. Миләүшә апа эшләгән эшләре белән авыл яшьләрендә бөтен бу сыйфатларны үстереп, яшьләрнең тәрбиясенә зур өлеш кертте. Үзешчән сәнгатьтә катнашкан яшьләрнең кайсылары язучы, кайберләре журналист, артист, режиссёр, мәдәният хезмәткәре булды. Монда, әлбәттә, авылдашыбызның да роле зур. 
Авылдашларым матур итеп Миләүшә  апаны искә алу кичәсен дә үткәргән икән. Шундый шатландым. Ул безнең күңелләрдә мәңге онытылмас бер җыр булып калды...

Роза Корбан, 
Әнкара, Төркия

Фото гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев