Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шорин марафоны спорт сөючеләрне җыйды

«Маяк» спорт базасында Бөек Ватан сугышында катнашкан, марафончы якташыбыз Михаил Шорин истәлегенә багышланган традицион марафон узды. Анда 5358 кеше катнашты. Яшел Үзән укучылары 300, 500, 1000 метр дистанциядә үзләрен сынаса, әзерлек­ле спортчылар 5, 10, 20 һәм 42,195 чакрымга йөгерде.

Көзге кояшлы көн йөгерү өчен бик тә шәп иде. Шуңа да мәктәп укучылары марафонга гаиләләре белән килде. Шулай итеп алар сәламәт яшәү рәвешенең гаиләдә беренче урынны алып торуын күрсәтте. Иң яшь катнашучы Милана Сабитовага 5 яшь кенә булса, иң өлкән йөгерүче якташыбыз, 90 яшьлек Әхмәт Сираҗиев та бик күпләргә матур үрнәк күрсәтте.
– Узган ел сезонын тәмамлап, яңасын ачабыз. Алда безне чаңгы марафоны көтә. ТР Спорт министрлыгы һәм республикада спорт чараларын оештыручы «Тимерман» ярдәме белән тагын бер тапкыр Зөя буенда да йөзәрбез. Сәламәт шәһәр исеменә тап төшермик, – ди марафонда 20 чакрымга йөгерүче район башлыгы Александр Тыгин.
Даими спорт белән шөгыльләнүче башлыгыбызга бу дистанцияне үтүе авыр булмагандыр. Гомумән, бу көнне кемнең ничәнче урын алуы артык мөһим дә түгел иде. Ял көнне ялкаулыкны җиңеп, бердәм булып марафонда катнашу, көчеңне сынау, үзе бер җиңүгә тиң. Ярышның баш хөкемдары Виктор Урвакин билгеләп узганча, катнашучылар елдан-ел арта. 42,195 чакрым дистанциядә ир-атлар арасында Казаннан Ренат Кашапов, ә хатын-кызлар арасында шулай ук Казаннан Айгөл Минһаҗева беренчелекне алды. Аларның икесе дә 50000 сум белән бүләкләнде. йөгерүчеләр арасында «Иң яхшы яшел үзәнле» дип Константин Сутулов танылды. Ә хатын-кызлардан бу исемгә Александра Кисилева лаек булды.

Узган ялларда район халкы да актив рәвештә йөгерде. Милләтләр кроссында 858 кеше катнашты.

Марат Хәялетдинов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Спорткомплекс Маяк марафон

2
X