Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шагыйрә Шәмсия Җиһангирова Яшел Үзәнгә килде

…Гомер үтә торды. Язмыш миңа Сынауларны бирде көлтә-көлтә… Һәр учмасын йөрәгемә тезеп, Яшәп ятам шулай бер тәртиптә…

Шәмсия Җиһангированың шигырьләре тирән мәгьнәле, төрле фәлсәфи уйларга чумдырырга сәләтле. Аның лирик яңгырашлы, халык җырларына хас эчке моң-сагыш белән төрелгән иҗат җимешләренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. Шуңа күрә аның белән очрашып аралашуны укучылар түземсезлек белән көтте. Чыннан да, телевизор яисә радио аша гына тыңлап, күргән шагыйрьләр белән очрашуның һәр минуты тансык һәм кадерле. Биредә күпме файдалы, кызыклы мәгълүмат, рухи азык аласың, тирән белемле, талантлы шәхес белән аралашу күңелләрне яктыртып, дөньяга карашыбызны киңәйтеп җибәргәндәй була. Шул исәптән, иҗатка битараф булмаган һәркайсыбызга татар теленең матурлыгын, байлыгын, әһәмиятен тагын да тирәнрәк тоярга-аңларга да ярдәм итә.
Яшел Үзән милли-төбәк китапханәсендә, Татарстан китап нәшриятына 100 ел тулу уңаеннан, СССРның һәм Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, журналист, бик күп җырлар авторы Шәмсия Җиһангирова катнашында үзенчәлекле очрашу кичәсе үтте. Бирегә Яшел Үзәннең китапханә мөдирләре, 16нчы мәктәп укытучылары, өлкән сыйныф укучылары, һәм шагыйрәнең иҗатына гашыйк яшел үзәнлеләр килгән иде.
Милли китапханә хезмәткәрләре белән берлектә мәктәп укучылары, шигърият сөючеләр Шәмсия ханымның тормыш юлы һәм иҗаты турында гаять бай эчтәлекле әдәби-музыкаль композиция күрсәтте.
Шагыйрәнең моңлы, аһәңле тавышына тәэсирләнеп, кичәдә катнашкан һәрбер кеше тын да алмый тыңлап, илһамланып утырды.
16нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Алмаз Мөхетдинов шагыйрәнең иҗатында туган җиргә, телебезгә мәхәббәт темасы кызыл җеп булып сузылып килүен билгеләп үтте.
– Аның шигырьләрен укыгач, күңелгә рәхәт булып китә, үзеңнең әйтәсе килгән фикерләреңне аның шигырь юлларында күреп дәртләнәсең, куәт аласың, шатланасың. Шәмсия Җиһангированың шигырьләре дөньяны, туган җирне яратырга өйрәтә, – дип фикерләре белән уртаклашты ул безнең белән. Заманабыз әхлаксызлык, имансызлык белән тулы дип лаф орган вакытта, үсеп килүче буынның иҗат, әдәбият белән кызыксынуы, олыларча фикер йөртүе күңелләргә май булып ягыла һәм һичшиксез, әлеге очрашуларның да тәэсире югарылыгына ышанасың.
Кичә районның милли-төбәк китапханәсе мөдире Айгөл Садыйкованың «Бәхет теләгез» дигән җыры белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X