Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ә сез ясаттыгызмы?

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин Петербург халыкара икътисади форумының пленар утырышында коронавирус ка каршы вакцинацияләү барышы белән бәйле вәзгыятькә тукталды.

Ил башлыгы белдергәнчә, бүгенге көндә «Спутник V» вакцинасын ясатучылар арасында үлем-китем очрак лары юк һәм прививка ясату һәркемнең үз иркендә. Яшел Үзән районында исә коронавирус инфекциясенең авыр аңлап, прививка ясатучылар саны арта бара:

Мөнәвәрә Хөсниева (73 яшь, пенсионер):
– Әлеге зәхмәт белән кыш көне авырып, Казан хастаханәсендә яттым. Бик авыр булды. Аллаһ рәхмәте һәм табиблар тырышлыгы белән аякка бастым. Ул чир безнең янда гына. Яшем зур булса да, кабат йоктырмас өчен ясаттым прививканы. Беренче көн бераз хәл китү, коры ютәл булып алса да, икенче көнне бетте ул. Инде хәзер икенче уколны көтәм.

Ринат абый (41 яшь, завод эшчесе ):
– Симптомнарсыз гына авырган булганмын. Анализлар антитәнчекләр булуын күрсәтте. Зур коллективта эшлибез бит. Сакланмыйча булмый. Каты авырмас өчен ясаттым прививканы. Беренче уколдан соң берни дә булмады. Икенчесеннән соң, бераз тән температурасы күтәрелде. Тик бер-ике көннән барлык симптомнар да бетте. Гадәти режимга кайттым.

Елена Петрова (35 яшь, медицина хезмәткәре) :
– Мин Казанга РКБга барып эшлим. Чирнең никадәр әшәке икәнен ишетеп түгел, күреп беләбез. Шуңа да коллектив белән ясаттык прививканы. Аннан, тиздән отпуск вакыты да җитә. Курыкмыйча ял итәргә дә барырга була.

Хәбир Маннапов (52 яшь, таксист):
– Коронавирустан туганыбыз үлеп китте. Шуннан соң куркуга калдык. Хезмәтем буенча да төрле кеше ташырга туры килә. Кайберләренең маскасы да булмый. Прививка ясатырга үзебез өчен кирәк икәнен аңлап бардым. Авыр лыгы булмады. Беренчесендә бераз хәлсезлек, борын җепшегән кебек булса да, икенчесендә алай әлләни сизелмәде. Инде хәзер билгеле бер вакыт курыкмыйча йөрергә булганлыгын аңлыйм. Аннан соң яңасын ясатырбыз. Чөнки Россиядә барлык коронавирус мутацияләренә каршы вакцина җитештерәләр дип сөйлиләр бит.

Илдус Хәбибрахманов,
КФУның филология факультеты студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев