Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сайлау комиссиясе әгъзалары белемнәрен арттыра

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе 21 меңнән артык участок һәм территориаль сайлау комиссиясе хезмәткәрләрен укытты.

 Укыту – сайлау закончалыгы буенча белемнәрен камилләштерү һәм аларны практикада куллану юнәлешендә алып барылды. Әлеге комиссияләрнең тулы составы, Республикада 8 сентябрьдә үткәреләчәк, Дәүләт Советы депутатларын сайлауларына җәлеп ителәчәк.
Укыту планына интерактив лекцияләр, кейс-биремнәр, стратегияле сессияләр, эшлекле уен һәм тренинглар кертелгән. Беренче тапкыр уку процессында «Татарстан сайлаучысы» мобиль кушымтасы кулланылган. Ул 24/7 режимында комиссия әгъзаларына кирәкле документларга (законннар, карарлар, методик материаллар) керү мөмкинлеге бирә. Кушымтада тестлар узу һәм белемнәренә үзлектән анализ ясау мөмкинлеген алу өчен 21 меңнән артык кеше шәхси кабинетын булдырган. Ул кулланучыларның тест нәтиҗәләрен анализлап, әлеге шәхси кабинетларында материалны өйрәнү буенча рекомендацияләр бирә.

Фото:архив
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X