Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Санлы ТВ тапшыруларга күчү турында кабат исегезгә төшерәбез

Өч айдан аналоглы телевизион тапшырулар бетәчәк.

Татарстанның элемтә министрлыгы, 14 октябрьдән респуб­ликаның  тулаем санлы телевизион тапшыруларга күчүе турында кабат исегезгә төшерә. 
«Санлы эфир телетапшыруларын инде хәзер үк карарга була һәм кирәк тә. Санлы теле-тапшыруларда сурәтләрнең сыйфаты югары, ә каналлар исәбе күбрәк», – диелә ведомство хәбәрендә.
Әгәр дә телевизор экранындагы федераль канал янында «А» хәрефе тора икән, димәк сез аналоглы теле тапшыру карыйсыз һәм сезгә телевизорны санлы сигнал кабул итүгә көйләргә кирәк.
2012 елдан соң чыгарылган заманча телевизорларга антенна гына кирәк булачак. Иске модельле телевизорларга өстәмә санлы приставка алырга туры киләчәк, алар электроника кибетләрендә һәм почта бүлекләрендә сатыла.
Кабельле ТВ абонентлары санлы тапшыруларга 20 бушлай канал белән күчә яки ничек бар – шулай калдыра ала.  
Санлы сигналны кабул итү өчен җиһазларны сатып алу һәм көйләү буенча сорауларга консультацияне 8-800-220-20-02 кайнар линиясенә шалтыратып алырга мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X