Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сәламәтлек саклау министрлыгы төбәкләргә битлек режимын кертү буенча киңәшләр бирде

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив штабы төбәк хакимиятләренә авырулар саны арткан очракта медицина персоналы өчен хастаханәләрдә битлек режимын кертергә кушты.

Бу хакта ведомство башлыгы ярдәмчесе Алексей Кузнецов сөйләде.

«Бу медицина хезмәткәрләренең һәм пациентларның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән эпидемиягә каршы гадәти чара», - дип ассызыклады министр ярдәмчесе, мондый карарлар конкрет төбәкләрдәге эпидситуациядән чыгып» кабул ителәчәк, дип аңлатты.

Шул ук вакытта Кузнецов илдә эпидемик хәлнең тотрыклы булуын ышандыра. Аның сүзләренчә, Федерация субъектларына респиратор инфекцияләрнең сезонлы үсешенә әзерләнергә кушылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев