Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Шәһәребезнең Сәйдәшев урамындагы йортта, янгын ни сәбәпле килеп чыккан соң

01 11.09. – 17.09. атнасында янгын сүндерүчеләр 18 чакыру кабул итеп алган.

Шуларның 4есе ялган булган. 2 тапкыр юл-транспорт һәлакәтенә барганнар. 4 янгын очрагы теркәлгән.

Шәһәребезнең Сәйдәшев урамындагы йортта, тугызынчы катның гомуми куллану бүлмәсендә ут билгесез затларның саксызлыгы аркасында чыккан. 1 м² мәйданга зыян килгән.


Васильево бистәсендәге «Волга» бакчачылык ширкәтендә, мич торбасының төзек булмавы сәбәпле, 20 м² мунча янган. Шулай ук, янгын сүндерүчеләргә Васильевоның Татарстан урамына барырга туры килгән. Биредә 4 м² мәйданда чүп-чар янган. Һәм кабат Васильево.


Бу юлы ут белән көрәш хезмәткәрләрен Карл Маркс урамына чакыртканнар. Анда сарай һәм аңа орынып торучы мунчаның фронтоны янып, 19 м² корылмага зыян килгән. Ут билгесез затларның саксызлыгы аркасында чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев