Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Саф һава, яхшы кәеф... Сәламәтлек өчен ни кирәк?!

9 февральдә ил күләмендә «Чаңгы – 2019» ярышлары узды. Спорт бәйрәменә бу көнне район һәм шәһәрдә барлыгы 6203 кеше кушылды. «Маяк» спорт комплексы иртәдән үк катнашучыларның күңелле шау-шуына күмелде.

Хәер әлеге комплекс территориясе ял саен үзенә чаңгыда йөрергә яратучыларны җыя. Хәзер инде Мирный бистәсендә дә яңа база эшләп килә. Ә инде Бөтенроссия массакүләм ярышка предприятие, оешма, учреждение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар кушылды. 
11 сәгать 30 минутта – VIP чабышка старт бирелде. Район һәм шәһәр предприятие-оешмаларында физик яктан нык ихтыяр көчле җитәкчеләр эшләвен яхшы беләбез. Район башлыгы да гел үрнәк күрсәтә. Бу юлы да искәрмә булмады. Сынатмадылар: 2019 метр араны «ыһ» та итми чабып килделәр.
Үзенең тән генә түгел, рухи сәламәтлеге турында да уйлаган кешене спорттан башка күз алдына китереп булмый хәзер. Бүген аеруча спорт модада дип авыз тутырып әйтә алабыз. Ә Яшел Үзән спорт шәһәре дә әле ул һәм бездә аның белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүчеләр саны көннән-көн үсә. Бу көнне дә яшь буынның активлыгын күреп, сөенергә генә була иде. III-IV сыйныфлар арасында I урынны Сабина Низаметдинова (14нче лицей), II урынны Әминә Хәйруллина (3нче гимназия), III урынны Кристина Карсакова (10нчы гимназия) яулады. Малайлар арасында Иван Коклихин (4нче мәктәп), Юрий Сапунов (3нче гимназия), Тимур Орлов (1нче лицей) беренче өч урынны бүлеште.  Ә мәктәп­ләр арасында гомуми баллар буенча беренчелекне 1нче лицей, икенчене 9нчы лицей, һәм өченче урынны 4нче мәктәп яулады.
– Мондый күмәк чараларда катнашу үзе бер рәхәт. Урман, саф һава, менә дигән итеп әзерләнгән трасса, уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф – болар барысы да сәламәтлеккә файда! Массакүләм спорт дәрәҗәсе күп яклап халыкның яшәү сыйфатын билгели. Бүген биредә узган ярыш буенча бәяләмә биргәндә, бездә ул сыйфат канәгатьләнерлек, минемчә, – дип, эмоцияләре белән уртак­лашты Александр Тыгин.

Илсөя Завилейская фоторепортажы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск Спорткомплекс Маяк лыжня