Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Сабан туе – исеме җисеменә туры киләме?

Хөрмәтле газета укучылар! Уразалар тәмамланып, Гаетләр узгач, халкыбыз милли бәйрәмен – Сабан туйларын бәйрәм итә башлый. Ике бәйрәмнең бергәрәк туры килүен кара инде! Соңгысы аның хәзер күбрәк замана бәйрәменә охшый башлады. Шул уңайдан укучыларыбыз арасында сораштыру үткәрдек. Сезгә бүгенге Сабан туе ошыймы, нәрсәсе белән ошамый? Бәлки, тәкъдимнәрегез бардыр?...

Гөлфинә Канакова, Мулла Иле –  Яшел Үзән

– Яшел Үзәндә  Сабан туе бик күңелле уза, урыны уңайлы. Программасы  милли-гореф гадәтләрне искә алып төзелә. Шулай да ат чабышы җитешми.  Авылларда уза торган бәйрәмнәргә  район хакимиятенең, башкарма комитетының  матди ярдәме булса, оештыручылар югары дәрәҗәдә  Сабан туе уздырырга сәләтлеләр. Көчләрен дә, вакытларын да жәлләмиләр.  Спонсорлар эзләп,  баш иеп йөрмәсләр иде.

Зәйнәб Әлмөхәммәтова, Олы Шырдан – Яшел Үзән


– Бүгенге Сабан туйларына, әлбәттә, ат чабышлары җитешми.  Бәйрәмнең бөтен кызыгы да шул – көрәш һәм ат чабышы. Сабан туенда спиртлы эчемлекләр сатылу да килешми. Югыйсә, кая карама – салмышлар. Бөтен кәефне бозып йөриләр.  Дуңгыз шашлыгы да сатылырга тиеш түгел, дияр идем. Элек Сабан туйлары бик күңелле уза иде, хәзер «бака туе» на охшап бара.

Сәрия Салихова, Яшел Үзән,тамада


– Сабан туе бүләк җыю белән күңелле. Сөлге чиккәнем дә, йомыркалар алып чыгып биргәнем дә булды. Яңа кием алыш иде. Әни белән пардан ситсы күлмәк киеп чыкканымны хәтерлим. Уеннар шул ук калды, әлбәттә. Әмма кешеләр  ачыграк, мәрхәмәтлерәк иде бер-берсенә карата.  Җыр-биюгә килгәндә. Хәзер күпкә көчлерәк инде: аппаратуралар заманча. Профессиональ булмаган җырчылар да үзләрен күрсәтә ала. Элек бит андый нәрсәләр юк иде – җырлый башлыйсың, тавышың җилдә югалып кала. Үземнең дә шулай оятка калганым бар! Шашлык турында. Әлбәттә, тавыкныкы да, хәләл дә бар. Мин үзем балыкныкын яратам, гел балык шашлыгы алып ашыйм! Шунысы көенечле, Сабан туе хәзер күбесенчә акча эшләүгә корылган, элеккеге Сабан туйлары сагындыра!
Фернат Насыйбуллин, Норлат  – Казан


– Хәзерге  Сабан туе миңа фәлән бәяле  аттракционнары, кабартылган таулары, «киндер сюрприз»лары белән ошамый.  Минемчә, Сабан туенда милли уеннар, милли балалар уеннары булырга тиеш. Балалар кечкенәдән үк  фольклор  уеннары белән танышырга тиеш.  Аның балаларга дигәне дә бик күп. Бәйрәмдә бөтен кешегә дә күңелле булсын иде, кесәсе калыннарга гына түгел.  Аннары җыр-биюләргә килгәндә,  гади эстрада җырлары түгел, халык җырлары яңгыраса,  милли хореографик чыгышлар  күбрәк булса, ямь өстенә ямь бит. Чөнки аларда халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе чагылыш таба.  Һичшиксез, Сабан туенда игенчеләрне,  кыр батырларын, терлекчеләрне  олылау булырга тиеш. Аларга дан җырлансын. Халкыбызның гасырлар буе килгән милли йолалары, ат чабышлары югалмасын иде. Минемчә, оптимизация белән инновациянең  урыны артачак.
Исеме җисеменә туры килсен иде дигән теләктә мин. Аннары көнкүреш товарлары һәм азык-төлек бәяләре  арзан булсын иде, сайлаудагы кебек. Сабан туе тәм-томы, милли ризыклары белән тулы булса иде. Минемчә, халык бәйрәмендә  халыктан керем алып сату бер дә матур күренеш түгел. Бәлки, үзебездә җитештергән продукциягә өстенлек бирергә кирәктер?  Бу – минем фикерем.

Редакциядән. Ә сез, дуслар, ничек уйлыйсыз?
Сездән хатлар, шалтыратулар көтеп калабыз.

Илсөя Завилейская фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй Яшел Үзән