Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Нигъмәтуллин: Сабан туе Татарстан халыкларының тынычлык һәм татулык символына әверелде

Бүген Яшел Үзәндә Сабантуй бәйрәме узды.

Кунаклар һәм шәһәр халкы өчен "Каенлык" паркында күп кенә күңел ачу мәйданчыклары оештырылды. Чараның хөрмәтле кунагы Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды.

"Озак еллар дәвамында Сабантуй Татарстан халыкларының тынычлык һәм татулык символына әверелде. Бу бәйрәмдә без барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлибез. Табыннарыбыз мул булсын өчен, алар кулдан килгәннең барын да эшлиләр, һәм бездә һәрвакыт икмәк булачак!.Сезнең хезмәтегез өчен баш иябез һәм зур рәхмәт», - диде Нигъмәтуллин.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, шулай ук Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев белән бергә авыл хуҗалыгы өлкәсе хезмәткәрләрен бүләкләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев