Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов ТР урман янгыннарын профилактикалауны аерым контрольгә алырга кушты

Татарстанда урман янгыннарын кисәтү буенча вәзгыятьне аерым контрольгә алырга кирәк.

Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Урман хуҗалыгы министрлыгына һәм муниципалитетларга шундый йөкләмә белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

«Без урман янгыннарына каршы көрәш буенча тәҗрибәбез бар. Әлегә республикада яңгырлар ява, әмма тынычланырга кирәкми. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Урман хуҗалыгы министрлыгы, муниципалитетлар - барысы да әлеге ситуацияне аерым контрольдә тотарга тиеш», - дип белдерде ул Татарстан Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә.

Ул ассызыклаганча, хәзер кайбер төбәкләрдә урман янгыннары белән катлаулы хәл күзәтелә. Бу хәл турында Россия Президенты Владимир Путин белән узган киңәшмәдә фикер алышынды, дип искәртте Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев