Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Рөстәм Миңнеханов: Әгәр җирләр файдаланылмый икән, иң катгый чаралар күрергә кирәк

Татарстан Президенты җир участокларыннан максатчан файдалануны контрольдә тотарга өндәде. "Җиргә болай карарга ярамый, бу - иң зур байлык. Өләшеп бетерделәр...

Әгәр дә дөрес куллансалар, сораулар булмас иде. Авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алалар, аннары аны күчерәләр, аннары саталар. Авыл хуҗалыгы җирләре эшләргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.



Аның сүзләренә караганда, территорияләрне үстерү, шул исәптән транспорт, инженерлык, социаль инфраструктура буенча барлык мәсьәләләр дә эшләнергә тиеш.

 

«Мин торак пунктны киңәйтергә кирәклеген аңлыйм, әмма без шәһәр яныннан Шанхай ясый алмыйбыз бит. Барлык мәсьәләләр катгый рәвештә архитектура белән килештерелергә тиеш. Катгый. Һәм иң мөһиме-социаль инфраструктура буенча. Шунда ук кешеләр яшәячәк. Җирне саттык. Анда кеше нәрсә дә булса төзегән. Аңа медицина хезмәте күрсәтү кирәк, мәктәпләр һәм балалар бакчалары кирәк, ә бу мәсьәләләр эшкәртелмәгән. Җир – эш урыннары да бит әле. Анда кешеләр яши һәм эшли», - дип ассызыклады ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев