Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Россиялеләр өчен халыкны һәм лаеклы хезмәтне саклап калу мөһим

"Сәламәтлек саклау" һәм "Мәгариф" милли проектлары иң танылганнары булды.

Россиялеләрнең күпчелек өлеше - 56% тан 85% ка кадәр - милли проектлар турында белә. Респондентлар арасында иң популяр "Сәламәтлек саклау" (85%) һәм "Мәгариф" (80%) булды. Бу Россия халкының милли максатларга карата мөнәсәбәте һәм ВЦИОМ үткәргән илкүләм проектларны тормышка ашыру турындагы сораштыру мәгълүматларыннан күренә.

Иң танылган милли проектлар топ-3легенә, шулай ук, "Демография" дә керде - 74%. Респондентларның иң азы "Халыкара кооперация һәм экспорт" өчен тавыш бирде - 56%.

Аеруча мөһим милли максатлар дип, россиялеләр "Халыкны саклау, кешеләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге" (92%), "Уңай, нәтиҗәле хезмәт" (87%) һәм "Тормыш өчен уңайлы һәм имин мохит" (86%) таныдылар. Шулай ук, аларда талантларның үзләрен танытуы һәм үстерүе, РФнең гомуми белем сыйфаты һәм фәнни тикшеренүләр күләме буенча топ-10 илгә керүе дә кызыксыну уята.

Сораштыруда катнашучылар Россиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга күбрәк игътибар бирә башладылар, дип санаганнар. Әйтик, "Цифрлы икътисад" өчен респондентларның 64% ы, "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" һәм "Демография" - 54%ы, "Торак һәм шәһәр мохите" өчен - 51% тавыш биргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев