Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ренат Мистахов: «Инженерлар мөмкин булмаганны да эшли ала!»

Биш ел элек А.М.Горький исемендәге завод «Ак Барс «Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров инициативасы белән Россиядә беренче судно төзүче инженерларга ярдәм фонды булдырды.

 

Зеленодольск шәһәренең Горький исемендәге мәдәни үзәгендә «Б.Е. Бутома исемендәге фонд» төбәкара иҗтимагый берләшмәсенә 5 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды.
– Бүген инде билгеле бер нәтиҗәләр ясарга мөмкин һәм без инициативаны хуп лавы өчен баш акционер Иван Егоровка рәхмәтле, – диде үзенең сәламләү сүзендә «Ак Барс «Суднолар төзү Корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов. – Сөйләшү вакытында мин аңа яшьләрне кызыклы башлангычлары, эшләнмәләре һәм файдалы тәкъдимнәре өчен бүләкләү бик шәп булыр иде, дип әйттем – Иван Михайловичка ярдәме өчен баш иябез – Б.Е Бутома исемендәге фонд шулай барлыкка килде.
Тантаналы чара кысаларында Б.Е. Бутома исемендәге фондның юбилей конференциясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Конференциядә Яшел Үзән шәһәренең 3нче гимназиясе укучылары, Новосибирск шәһәре вузлары, Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университеты, А.Н.Туполев исемендәге-КАИ Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары һәм башкалар катнашты.
Шулай ук бу көнне «А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» АҖ белгечләрен, «Ак Барс «суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына керүче, «Ел инженеры» Бөтенроссия конкурсы бүләкләренә лаек булган хезмәткәрләрне дә билгеләп үттеләр.
Тантаналы чарага суднолар төзү кластерын үстерү һәм студентларны укытуның челтәрле формасы кысаларында югары уку йортлары арасында хезмәттәшлекне оештыру буенча киңәшмә уздырылды. Анда А.Н.Туполев исемендәге-КАИ Казан милли тикшеренү техник университеты Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университеты һәм «Ак Барс «суднолар төзү корпорациясе» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Тантаналы чара кысаларында бәйрәм концерты булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев