Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ренат Ибраһимов Сириядә Татарстан офицерлары өчен җырлады

Хмеймим авиабазасында Татарстанда туып үскән 50 ләп кеше - Казан хәрби училищесын тәмамлаучылар хезмәт үтә.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Сириядәге Хмеймим хәрби базасында булды. Ул Татарстаннан килгән хәрби хезмәткәрләр белән очрашу үткәрде, аларга хәрби бурычны үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Равил Әхмәтшин хәрби хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, шул исәптән ТАССР мәгарифенең 100 еллыгына истәлекле медальләр тапшырды.

"Һәр татарстанлыга, шулай ук, туган республикасыннан тәмле күчтәнәчләр тапшырылды", - дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле вәкиллек каршында төзелгән Офицерлар клубы эше турында сөйләде һәм әлеге клуб әгъзаларын тәкъдим итте, алар Сириягә килгән Татарстан делегациясе составына керде. Бу Россия геройлары, хәрби очучылар, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Владимир Алимов, Марат Алыков һәм Рафыйк Ихсанов.

Татарстаннан хәрби хезмәткәрләр белән әңгәмәдә Равил Әхмәтшин 80 нче елларда Әфганстанда хәрби бурычын үтәве турында сөйләде.

"Хәзер сезгә катлаулы, авыр. Ләкин күп еллар узгач, хәрби хезмәтне сез канәгатьлек белән искә алырсыз. Мин Әфганстанда тапкан кебек, монда сез дә хәрби иптәшләрегезне очраттыгыз. Без әлегә кадәр дус, инде гаиләләр белән аралашабыз", - дип билгеләде тулы вәкаләтле вәкил.

Очрашу, Россия һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов, Россиянең атказанган артисты Владимир Кудашев һәм Татарстанның атказанган артисткасы Ләйсән Минһаҗева хәрби базада уздырган концерт белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X