Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районыбыз тарихы архивта

5 нче гимназиянең 6 Б сыйныфы укучылары Яшел Үзән архивында булып кайтты.

Алар архив эшеның тарихы, яңалыклары белән танышты. Ничә бүлектән торуы, архив документларының ничек саклануы, ел исәбе укучыларда зур кызыксыну уятты.

– Хәзер без шуның хәтле компьютерларга күнеккән, ә элек бит бөтен нәрсә журналларда язылган. Бүген 1935 елгы бухгалтерия китап ларын күрдек. Алар бит хәзерге иң зур стена телевизоры хәтле! – дип таң калды укучылар.

Балалар өчен иң кызыгы соңыннан башланды. Архив хезмәткәрләре алар өчен чын квест оештырды. 1991 елгы до кумент яшерелгән киштәне табыр өчен күп кенә табышмакны, сер ләрне чишәргә туры килде.

– Без еш кына мәктәп укучылары өчен мондый квестлар оештырабыз – бу аларның иң яраткан шөгыле, – дип уртаклаша Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Жанна Баһавиева. – 5нче гим назия укучылары бик актив һәм эрудицияле балалар. Форсаттан файдаланып, башка мәктәпләрне дә Яшел Үзән архивына чакырасым килә – балаларга ошаячак.

Очрашу кызык лы фильм тәмамланды. Балалар архив хезмәт кәрләренә рәхмәтләр әйтеп, яң белемнәр алып кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев