Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Районның элеккеге башлыгы ришвәт алган өчен кулга алынган

Энгель Фәттахов ришвәт эше буенча тоткарланган.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе оперативниклары аның өендә тентүләр үткәрә, дип хәбәр итә социаль челтәрләр. Татарстанның элекке вице-премьеры – мәгариф министры һәм Актаныш районының элеккеге башлыгы – ТР буенча Тикшерү комитетына сорау алуга китереләчәк.

Басма чыганагы мәгълүматлары буенча, Фәттахов Актаныш районы башлыгы булып эшләгәндә ришвәт алган, дип шикләнәләр (РФ ҖК 290нчы маддәсе). Чыганак 20 млн сум турында сүз баруын әйткән. Акчаның нәрсә өчен бирелгәне сер булып кала. Фәттаховның эш буенча позициясе әлегә билгеле түгел.

Фото социаль челтәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев