Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS Яшел Үзән механика көллияте студентларына программалаштыру күнекмәләрен ныгытуга ярдәм итә

Ростех Дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингының «ПОЗиС» АҖ базасында Яшел Үзән механика көллиятенең 40тан артык студенты (ЗМК) «Компьютер челтәрләрендә программалаштыру» белгечлеге буенча җитештерү практикасы уза.

Булачак техник-программистлар предприятиене уңышлы җайлаштыру һәм аның эшчәнлеге турында тулырак күзаллау өчен «ПОЗиС» җитештерү структурасы, предприятиенең мәгълүмат системалары һәм IT-инфраструктурасы, шулай ук штрихкодировкалау технологиясе базасында әзер продукция хәрәкәтен исәпкә алу программасы белән таныштылар.

Белем бирүнең төп һәм турыдан-туры практик өлеше POZIS мәгълүмат технологияләрен һәм системаларын үстерү идарәсендә уздырыла. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә көллият студентлары кулланучылар интерфейсларын эшкәртә, мәгълүматлар базасын анализлый, төзи һәм конструкцияли.

Без, машина төзүчеләр өчен, булачак белгечләрнең теоретик белемнәрен генә түгел, практик эш күнекмәләрен дә үзләштерүе бик мөһим һәм хезмәт эшчәнлегенә һөнәр алу процессында ук кушылырга кирәк», - дип билгеләп үтте «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов.

Уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев