Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«ПОЗиС» продукциясе – сыйфатлы!

«РТ-Техприемка» Серго исемендәге завод продукциясенең югары сыйфатын раслады

💥«РТ-Техприемка» компаниясенең «Рос­тех-сертификат» сертификацияләү үзәге «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ сертификацияләгән (ПОЗиС). Тикшерү нәтиҗәләре буенча предприятие­нең сыйфат менеджменты системасының югары дәрәҗәсе расланды.

POZIS брендының барлык суыткыч техникасы сертификатка лаек булу таләп­ләренә туры килә. Предприятие чыгарган медицина билгеләнешендәге продукция һәм шәраб шкафлары күп кенә халыкара таләпләр буенча сертификатланган.

 
⚡«Ростех-сертификат» аудиторлары «ПОЗиС»ка кертелгән сыйфат менедж­менты системасының көчле якларын һәм җитештерүдә эшче мохитнең стериль шартларын билгеләп үтте, – дип ассызыклады «Ростех-сертификат» сертификация үзәге җитәкчесе Максим Җамалдинов.
Аудит нәтиҗәсендә экспертлар предприятиенең сыйфат менеджменты сис­темасының ГОСТ ISO 13485-2017 илкүләм стандарты таләп­ләренә тулысынча туры килүенә инанды. Шәһәребездә шундый дөньякүләм предприятие булу белән горурланабыз! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев