Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

POZIS Бөтенроссия корпоратив уеннарының өченче этабы призеры

Ростех дәүләт корпорациясенең «ПОЗиС» АҖ командасы (Россия машина төзүчеләр берлегенә керә) 2023 елгы Бөтенроссия корпоратив уеннарының өченче этабында катнашты.

Спорт чарасы нәтиҗәләре буенча POZIS җыелма командасы волейбол уены буенча команда зачетында призерлар өчлегенә керде.

2023 елгы Бөтенроссия кор­поратив уеннарының өченче этабында Россиянең 45тән артык зур компанияләреннән һәм оешмаларыннан 700дән артык һәвәскәр спортчы катнаш­ты.
Ел саен уздырыла торган спорт ярышларында катнашучылар җиңел атлетика, йөзү, футбол, баскетбол, арм­рестлинг, шахмат һ.б. кебек 17 команда, шәхси, көч һәм интеллектуаль спорт төрләрендә призлы урыннар өчен көрәште. POZIS җыелма командасы, үз чиратында, волейбол буенча көч сынашты, аның кысаларында илебезнең иң зур компанияләре һәм предприятиеләренең 5 профессиональ җыелма командасы белән ярышты.
Волейбол турниры дәвамында заводлылар яхшы уен, искиткеч чыдамлык һәм физик әзерлек, хәрби команда рухы һәм серголыларның дуслыгын, бердәмлеген күрсәтте. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча POZIS җыелма командасы команда спорт зачетында мактаулы өченче урынны алды.

– Сәламәт яшәү рәвешен һәм актив тормыш позициясен пропагандалау POZIS компаниясенең социаль сәясәтенең мөһим өлешләреннән берсе булып тора. Предприятие хезмәткәрләренең мондый рейтинглы ярышларда ел саен катнашуы команда рухын күтәрүгә һәм хезмәт коллективының бердәмлеген көчәйтүгә ярдәм итә. Бу, үз чиратында, завод эшчеләренең масштаблы һәм стратегик мөһим җитештерү бурычларын һәм планнарын үтәү нәтиҗәлелегенә уңай йогынты ясый, –дип аңлатма бирде

«ПОЗиС» АҖ генераль директоры, Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе Радик Хәсәнов.
2023 елгы Бөтенроссия корпоратив уеннарының өченче этабы 8-10 сентябрьдә Ульяновск шәһәрендә, ике спорт комп­лексы базасында узды. Әлеге уеннарның төп максаты – Россиядә корпоратив спортны үстерү, спорт көрәше шартларында хезмәткәрләрне берләштерү һәм россиялеләрне актив, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев