Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Попова локдаунның булмаячагын һәм ковидның мөһим сәләтен югалтуын белдерде

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, локдаун яки нинди дә булса гадәттән тыш чаралар турында сүз бармый, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова.

«Бүген без инде локдаун, карантин, каршы тору буенча гадәттән тыш чаралар турында сөйләшмибез«, - дип белдерде ул «РИА Новости»га биргән интервьюсында.

Авырулар саны артачак, әмма илдә эпидемиягә каршы эшләнгән, аңлаешлы чаралар бар инде, дип билгеләп үтте Попова.

Шулай ук Роспотребнадзор башлыгы хәбәр иткәнчә, COVID-19 мутацияләр барышында үпкә тукымасына үтеп керү сәләтен югалткан. «Омикрон», нигездә, югары сулыш юлларын зарарлый һәм авыруның авыр агымына китерми.


"Вирус гел үзгәреп тора, бу аның үзлеге, ул моннан башка яши алмый. Ул кеше организмына җайлаштырырлык иң яхшы форма эзли. Иң дөрес форма, иң дөрес аминокислоталы составны эзләп, вирус тукымага җиңел үтеп керү сәләтен тәэмин иткән рецепторларның берсен югалткан», — диде Попова.

Ул, шул ук вакытта, омикрон-штаммнан соң нинди өзлегүләр булачагы билгеле түгел, дип өстәде, чөнки ул килгәннән соң бик аз вакыт узды. «Без алдагы вариантларның озакка сузылган һәм күп төрле өзлегүләр китереп чыгаруын күрдек. Шуңа күрә биредә бүгенге төп бурыч - авырып китмәү һәм моның өчен барысын да эшләү", — дип йомгаклады Роспотребнадзор башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев