Бу хщл Таиландта була.
Беренчел мәгълүмат буенча, ир кеше балаларга йокы сәгате вакытында һөҗүм иткән. Аның кулында утлы корал һәм пычак булган. Тайланд ММЧ әйтүенчә, җинаятьче башта хатыны белән баласын үтергән. Соңыннан үз-үзенә аткан.
Урында ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәм полиция эшли. Җинаятьчене инде ачыклаганнар — ул полициянең элеккеге сержанты Панью Камраб. Аны үз вакытында полициядән наркотиклар куллануы сәбәпле чыгарганнар. Җинаятьченең шәхесен автомобиль номеры буенча ачыклаганнар.
Чыганак: Tatnews Tatar телеграм каналы
Нет комментариев