Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Поезд тоткарланды, соңга калдым

– Күптән түгел миңа поездга утырып командировкага тиз арада барып җитәргә кирәк булды. Әмма поезд тоткарланды. Мин билетны кире биреп, башка транспорт белән барырга уйлаган идем, баш тарттылар, нәтиҗәдә мин соңга калдым. Миңа тимер юлда йөртүчеләр зыянны капларга тиеш идеме? Айнур.

– Еракка бара торган поезд соңга калганда ( яисә тоткарланганда) пассажирның неустойка алырга хокукы бар. Ул һәр тоткарланган тулы сәгать өчен юл бәясенең 3 проценты күләмендә була. Әгәр дә тоткарлану бер сәгатьтән кимрәк булса, неустойка түләнми. Аны түләтү буенча дәгъваны (претензияне) перевозчикка 45 көн эчендә бирергә кирәк. Ә инде билетны кире алмаулары бу очракта  гаҗәпләндерә. Перевозчик гаебе белән  поезд тоткарланса, пассажирның билетны кире тапшырып, тулы бәясен кире алырга яисә өстәмә түләүсез беренче китә торган поезд билетына алмаштырырга хокукы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев