Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Подписчикларыбыз каршында баш иям

Сезне редакциябез коллективы исеменнән Яңа 2022 ел белән котлыйм! Ул барыбыз өчен дә тыныч һәм тотрыклы булсын, хыялларыбызны тормышка ашырсын, югалтулар һәм күңелсезлекләр алып килмәсен! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет, игелек, мәхәббәт һәм муллык телим, йортларыгызда җылылык, тынычлык һәм яхшы аңлашу хөкем сөрсен!

Безнең кадерле укучыларыбыз!
Сезнең безгә карата мөнәсәбәтегезнең кыйммәтен, район яңалыкларыннан хәбәрдар буласы килү теләген беләбез һәм ышанычыгызны акларга тырышабыз.

«Яшел Үзән» район һәм шәһәребездәге мөһим вакыйгалар турында сезгә җиткерәчәк. Без сезне яңа җитәкчеләр һәм белгечләр, ветераннар, укучылар, спортсменнар һәм шагыйрьләр белән таныштырырбыз. Безнең якташлар арасында кызыклы биографияле, үз эшенең осталары булган, зирәк, сәләтле кешеләр күп һәм без алар турында язачакбыз.

Чәчләренә чал төшкәннәр дә, кечкенә укучыларыбыз да газетабыз битләрендә үзләре өчен файдалы һәм кызыклы язмалар табачак. Яңа елда да инде сез яратып өлгергән сәхифәләр сакланачак һәм яңалары да барлыкка киләчәк.

Без газетабызны сезнең өчен кызыклы итәргә тырышырбыз. Ә моның өчен безгә сезне ишетү, фикерләрегезне белү мөһим. Бөтен нәрсә буенча: көндәлек тормышта туган проблемаларыгыз, җавап таба алмаган мәсьәләләрегез, ярдәмгә мохтаҗлар яки тормышта һәм эшчәнлегендә югары казанышка ирешкәннәр, иҗат кешеләре, спортка мөкиббәннәр һәм көчле рухлылар, торган урыныгыз, яшәгән йортыгыз, район вакыйгалары турында. Редакциябезгә рәхим итегез, килегез, шалтыратыгыз, языгыз. Безнең белән газетабызның сайтында һәм социаль челтәрләрдә аралашыгыз. Бергәләшеп «Яшел Үзән»ебезне тагын да кызыклырак һәм актуаль итәчәкбез!

Барлык хезмәттәшләремә – журналистларга, верстальщикка, веб-мөхәрриргә һәм бухгалтерия бүлегенә хөрмәтемне белдерәсем килә. Узган елда без күп уңышларга ирештек. Грантлар отылды һәм эшләнде. Алда безне тагын да күбрәк казанышлар көтә һәм без җиңәчәкбез – без бит бергә, без команда!

Ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән, Илсөя Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Безнен район газетасы редакторы булдыра ул! Молодец кыз!