Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Пенсия хезмәтләре бушлай күрсәтелә

Пенсия фонды соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя хисабына үтәү очраклары ешаюы турында хәбәр итә.

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.
Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш, сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы үзегезнең шәхси кабинетта онлайн режимда да карый аласыз.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очрак­ларда яшел үзәнлеләрне (843) 27-9-27-27 телефоны буенча  Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев