Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җомга көнне газета килгәнне көтеп кенә торам инде

#әйтәмәле

Ирем күргәнче дип, тизрәк сканвордны чишеп алам. Аннан «Әйтәм әле», соңрак «Хат килде» сәхифәсенә күчәм. Укыйм да, шаккатам, әллә нинди язмышлы кешеләр бар инде арабыз­да. 

Әле менә берәү баламның кемнеке икәнен белмим, табаргамы, юкмы икән дип, киңәш сораган. Менә шулай кияүгә чыкмый, олыгаеп кына бала табучы хатын-кызларны беләм. Бүгенге көндә ул-кызлар үстереп, тулы тормышта яшәп, әле дә ярый шушы адымга барганмын дип, сөенеп туя алмыйлар. Әйе, ирсез бала табу зур гөнаһтыр да, үзеңә генә кеше итүе дә җиңел түгелдер, әмма ялгызы яшәүне берәүгә дә Ходай күрсәтмәсен.

Гомер бит ул бер мизгелдәй уза да китә. Аның картлыгы да бар һәм ул кемгә ничек язылган. Бер йотым су эчәргә тилмереп ятарга калмасын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев