Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җомга ...13е...куркам...

Күпләр күңелендә "13е...җомга" дигән сүзтезмә мистика, караңгылык, күңелсезлекләр белән бәйле хисләр уята. Әлеге көнгә кагылышлы нинди генә уйдырмалар, ырым-шырымнар юк. Баксаң, күп кенә хирурглар бу датадан курка икән.

Җомга, 13е көнне кайбер табиблар, хәтта, операция ясаудан баш тарта. Мондый көнне үткәрелгән операция уңышсыз була, имештер. Мәсәлән, "Подробности" мәгьлүмати порталы белдерүенчә, Британия хирурглары җомга көнне билгеләнгән операцияләрнең 50% ыннан баш тарта. Гомумән, әлеге көн белән бәйле булган нинди генә ышанулар юк халыкта.
- Бу көнне яңа эш башлау – ул уңышсызлыкка юлыгачак дигән сүз. Мөһим гамәлләрегезне башка көнгә күчереп торыгыз.
- Җомга көнне, 13ендә утыртылган үсемлекләр үсмәячәк, дип сөйлиләр.
- Тагын бер сынамыш, 13е көнне ерак юлга чыгарга ярамый, юлда күңелсезлекләр көтәчәк. Әгәр ырым-шырымнарга ышанасыз икән, сәфәрегезне кичектерегез.
- Бу көнне туй үткәрергә киңәш ителми. Янәсе, җомга көнне, 13ендә корылган никах ышанычлы һәм ныклы булмаячак.
- Бу көнне бурычка акча бирмәгез, янчыгызга ул кире кермәс.
Тагын бер сынамыш, бу мистик көндә көзгегә басып берни турында да уйларга ярамый. Аларның бөтенесен тыңласаң, чәчләр үррә тора.
Бөтен бәла, кешеләрнең бу көнгә карата мөнәсәбәтеннән барлыкка килә, ди психологлар. Уңышсызлыкларның сәбәбе булып үз-үзеңне нигәдер инандыру, шул хакта һәрчак уйлау, һәм курку тора. Психологлар ышандырганча, күңелсез хәлләр бу көнне хәвефле кәефкә бирешкән кешеләр белән килеп чыгачак. Әгәр дә сез гел начарлык турында уйлап йөрисез икән, димәк, ул, һичшиксез килеп чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев