Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Өч хатынлы, күп балалы Иван кешеләрдә нәфрәт уяткан

Өч хатыны һәм 14 баласы белән яшәүче Иван Сухов, бер журналистка биргән интервьюсыннан соң, кешеләрдә нәфрәт уяткан.

Ул гаиләдә тәрбия методлары турындагы сөйләгән булган.

Иван үзен «кечкенә илдә президентик» дип атый. Алар Мәскәүдә 3 бүлмәле фатирда яши. Иван үзе генә аерым бүлмәдә. Ул хатыннары белән үзе теләгән көнне йоклый, презервативлар кулланмый, 50 бала атасы булырга хыяллана. Иван сүзләренчә, бөтен гаиләгә аена 75 мең сум акча китә, хатыннарга аның рөхсәтеннән башка хәтта су да яки туңдырма да сатып алырга ярамый.

Журналист Саша Сулимның күпхатынлы ир белән эшләгән интервьюсы кешеләрнең ачуын чыгарган. Алар балаларның хокуклары үтәләме-юкмы икәнен тикшерүне таләп итә. Кемнәрдер шушы кадәр кешенең 70 квадрат метр мәйданлы фатирда уңайлы яши алуына шикләнә. Кемнәрдер балаларга мәктәпкә йөрүне тыюны кабул итә алмый, ягъни балалар нормаль социализациядән мәхрүм ителә, дип саный. Янәсе, Иван аларны начар йогынтыдан шулай саклый.

Сухов әйтүенчә, ул үзе җитәрлек акча эшли, һәм аның гаиләсе шатланып яши, бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел. «SHOT» мәгълүматлары буенча, Иванның башкалада күчемсез милке юк. Аның Владимир өлкәсендә җире, фатиры һәм «УАЗ-Патриот» машинасы бар. Берничә ел элек приставлар аңардан штраф түләтергә тырышып караган, ләкин аның милеген дә, керемнәрен дә тапмаганнар. Кайбер мәгълүматлар буенча, Суховның «Преображение» дигән оешмасы бар, ул көнкүреш приборларын ремонтлау белән шөгыльләнә. Ләкин керемнәр буенча 2021 елдан бирле хисап алып барылмаган. Күпхатынлы гаилә башлыгына балаларга бирелә торган түләүләр бик ярдәм итә икән.

Моннан тыш, интервью укучыларның ачуын чыгарган тагын бер нәрсә: балаларны сабый чактан ук диярлек күпхатынлы гаилә өчен тәрбиялиләр – кызларны икенче яки өченче хатын, ә малайларны күпхатынлы булырга әзерлиләр. Гаиләне тикшерү үтенече язылган мөрәҗәгать Мәскәүдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә җибәрелгән.

Дәүләт Думасында күпхатынлы Иван Суховны психиатрга җибәрергә тәкъдим иттеләр. Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина белдергәнчә, опека органнарына Сухов, аның 3 хатыны һәм 14 баласы яшәгән шартларны күптән тикшерергә кирәк булган.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев