Новониколаевский бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды
Яшәеш

Новониколаевский бистәсендә яңа балалар бакчасы ачылды

Бу җирле халык өчен күптән көтелгән вакыйга.

Биш ел буе новониколаевлылар бистәдә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе барлыкка килүен иске бакчаны таратканнан бирле көткәннәр.

Ата-аналарга балаларын якын-тирәдәге бакчаларга - Осиновога, Казанга йөртергә туры килгән. Ниһаять, бистә халкының өмете акланды - яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамланды! "Умка" җирле балалар өчен үз ишекләрен ачты!


Нет комментариев