Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ничек түлисез, шулай яшисез!

Әйшә мәдәният йортында узган җыенга килгән халыкны аз иде дип әйтеп булмый, сораулар да шактый яңгырады. Димәк, халык җирле хакимият ярдәменә өметләнә, битараф түгел. Әле ике ай гына авыл җирлеге башлыгы булып эшли башлавына карамастан, Радик Галәвиев авылдашлары алдында 2017 елга хисап тотты. Очрашуда район башлыгы Александр Тыгин да катнашты.

Җитәкче чыгышыннан күренгәнчә, узган ел салым җыю 100 процентка үтәлгән. Саннарга күз салсаң, биредә ал да гөл икән дип фикер йөртергә була. Әмма кызыгырга иртәрәк. Бу сан алдагы елда салымны түләмәгәннәр хисабына китерелгән. Белгәнебезчә, 2018 елга үзсалым акчасын җыю буенча Әйшә җирлегендә референдум узмады. Алдагы елларда исә үзсалым акчасы 200 сумнан билгеләнгән булган. Башлык шулай ук соңгы дүрт елда республика бер сумга дүрт сум итеп өстәп бирәсе акчаның күпме булырга тиешлеген дә слайд аша күрсәтте.
– Бу үзсалымны тапшырмаган кешеләр акчасы. Зур акча бит бу, тыңлагыз әле, 5 млн. сумга якын акча. Уйланырга җирлек бар, ничек түлибез, шулай яшибез инде, – диде ул.
Узган ел Әйшә җирлеге республика гранты откан иде. Әлеге акчага Әйшәдә берничә урам тротуарына асфальт җәелгән. Сафоново күперенә ремонт ясалган, Ильинский авылында санкцияләнмәгән чүплек юк ителгән һәм башкалар. Ә алда башкарасы эшләр тагын да күбрәк. Һәм аларның күпчелеген чишәр өчен халык үзе ярдәмгә килергә тиеш.
– Иң авырткан җиребез – физик затларның салым түләмәве. Бүгенге көнгә җирлек бюджетына 2 миллионга якын бурыч бар. Ә бу бит безнең проблемаларны чишүнең бер өлеше дә. 1 гыйнварга торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 1,8 млн. сум тәшкил итә. Бурычларны каплау, Федераль программа буенча капиталь ремонт ясау өчен, үзе бер шарт булып тора, – дип чыгышын тәмамлады Радик Галәвиев.
Һәм шуны гына көткәндәй, бер-бер артлы сорауларны яудыра да башладылар.
– Чыгышыгызны тыңлаганнан соң, шуны әйтергә була: гел Әйшә дә Әйшә дисез, ә Кызыл Ярда да сезнең халык яши бит! Ничә елдан бирле техник су эчәбез, инде бөерләребез отказ суга башлады. Чәйнек төбенә утырган юшкынны әйтмим дә. Коедан су ташыйбыз, ә анда үлгән мәчеләрне ыргыталар. Кызыл Ярда кайчан су һәм юл булачак?
– «Чиста су» республика программасы кысаларында районга елына 10 млн. сум акча бирелә. Быел без бу сумманы Октябрьский бистәсенә кертергә булдык. Теләсә кайсы җирлектә дә акча ниндидер чыганактан бүлеп бирелә. Ике миллионга якын салым акчасын җыймагансыз, Кызыл Ярга акча каян алыйк? Су кертүнең тагын бер юлы бар: үзсалым акчасын куллану. Ә инде коедагы мәчеләр өчен дә авыл җирлеге башлыгы гаеплеме икән? – дип җавап бирде Александр Тыгин.

Илсөя завилейская фотолары.

Тулырак язма газетаның чәршәмбе санында (№11).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район поселок Айша сход граждан