Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Наркотик сатучыга гомерлек төрмә яный

Эчке эшләр бүлегенең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре Казан һәм Яшел Үзән территорияләрендә контактсыз юл белән наркотиклар саткан 27 яшьлек Свердловск өлкәсендә яшәүчене тоткарлады.

Оперативниклар ачыклавынча, бу егет Татарстанга ике ел элек килгән, Казанда фатирга кереп торган. Элек хөкемдә булмаган һәм югары педагогик белеме булган бу кеше башта эшкә рәсми рәвештә урнашкан булган, әмма аны хезмәт хакы канәгатьләндермәгән. 2018 елның маенда  ул Интернетта “Курьер таләп ителә” дигән игълан табып, законсыз “синтетика” сатуга керешкән. Ул үзе наркотиклар кулланмаган.

 

“Эш бирүче” белән ул килешеп, наркотикларның зур партиясен ала һәм тайниклар ясый. Полиция хезмәткәрләре аны фатирда тоткарлый. Тентү барышында аңарда тайниклар адресы күрсәтелгән  кәрәзле телефон һәм наркотиклы пакет табыла. Тайниклардан да синтетик наркотиклар табып алына. Болардан тыш,  алдагы оператив чаралар нәтиҗәсендә  Казанда да аның  фатиры булуы  ачыклана. Анда тоткарланучы  наркотик матдәләрне фасовкалый торган булган. Әлеге адрес буенча наркоконтроль хезмәткәрләре тагын 500 грамм наркотик матдә табып ала.

 

Ачыкланган факт буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының тикшерү бүлеге РФ УКның 228.1нче маддәсенең 5нче өлеше буенча  аеруча зур күләмдә наркотик матдә саткан өчен җинаять эше кузгата. Мондый гамәл өчен Россия Федерациясе законнары буенча гаепләнүчегә  20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яисә гомерлек төрмә яный.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольский район наркоконтроль статья МВД России тайник

2
X