Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мәхәббәт булса – бар да була

Бер көнне хатын өеннән чыкса, ишегалдында ак сакаллы өч картны күрә.

– Сез ачтыр инде, әйдәгез, зинһар, өйгә узыгыз, ашап алыгыз, – дип тәкъдим итә мәрхәмәтле хуҗабикә.
– Без өчебез дә берьюлы керә алмыйбыз, – дип җавап бирә алар.
– Нигә? – дип гаҗәпләнә хатын.
Картларның берсе аңлата:
– Ул – Байлык, – ди ул, дусларының берсенә күрсәтеп, – ә бусы Сәламәтлек, – ди икенчесенә карап, – ә минем исемем Мәхәббәт, – дип үзе белән дә таныштыра мөсафир.
Аннары:
– Бар, хәзер өеңә кер дә ирең белән, безнең кайсыбызны үз өегездә кунак итеп күрәсегез килү турында киңәшләш, – дип өстәп куя.
Хатын иренә ишеткәннәре турында сөйләп бирә. Ире бик тә шатлана:
– Бик яхшы! – ди ул. – Сайларга кирәк икән инде, әйдә Байлыкны чакырыйк. Керсен дә өебезне байлык белән тутырсын!
Хатыны каршы килә:
– Кадерлем, ә нигә безгә Сәламәтлекне чакырмаска?
Әти-әнисенең сөйләшкәнен чатлыкта утырган кызлары да ишетә һәм болар янына үз тәкъдиме белән йөгереп килә:
– Ә ник әле без Мәхәббәтне чакырмыйбыз? Ул керсә өебездә мәхәббәт хөкем сөрәчәк!
– Әйдә, булмаса, кызыбыз белән килешик, – ди ир хатынына, – бар, Мәхәббәтне өебезгә кунак итеп чакыр.
Хатын чыга да:
– Кайсыгыз Мәхәббәт? Түребезгә рәхим ит, кунагыбыз бул, – ди.
Мәхәббәт исемле карт бусагага таба атлый. Калган ике карт та аның артыннан иярә. Аптыраган хатын Байлык белән Сәламәтлектән:
– Мин бит Мәхәббәтне генә чакырдым, сез нигә керәсез? – дип сорый.
Картлар:
– Әгәр дә син Байлык яки Сәламәтлекне генә чакырган булсаң, калган икебез урамда калыр иде, әмма син Мәхәббәтне чакырганлыктан, ул кая бара – без гел аның артыннан иярәбез. Мәхәббәт булган җирдә һәрвакыт Байлык та, Сәламәтлек тә була, – дип җавап бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев