Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Министр санкция шартларында Зеленодольск заводларының эшчәнлеген бәяләде

Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Серго исемендәге заводта, «ПФМК» ҖЧҖдә, шулай ук Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзү заводында булды.

 

Анда ул эш барышы белән танышты һәм көнбатыш санкцияләре шартларында предприятиеләрне үстерү мөмкинлеген бәяләде.

«ПФМК» предприятиесенә визит барышында хакимият вәкилләре җитештерү эшчәнлеге белән танышты һәм эшчеләр белән аралашты.
– Фанера буенча экспорт өлеше 70% тәшкил итә (БДБ, Европа, АКШ, Бөекбритания, Якын Көнчыгыш илләре), – дип шәрехли комбинатның генераль директоры Игорь Чулков. – Җиһаз детальләрен экспортлау өлеше – 97% (Европа илләре), җиһаз экспорты 50% тәшкил итә (Европа илләре).
Бүгенге көндә предприя тиедә 940 яшел үзәнле һәм якын-тирә шәһәр-авылларда яшәүчеләр эшли. 2021 елда продукция сатудан «ПФМК» ҖЧҖнең табышы 2,1 млрд сум тәшкил иткән.
«Горький» заводында министрны предприятиенең генераль директоры Александр Филиппов, шулай ук шәһәр мэры Михаил Афанасьев каршы алды.
– Безнең Татарстан Пре зи денты куйган бурычыбыз бар – система бар лык ка китерүче предприятиеләргә аларның барлык мәсьәләләре буенча максималь ярдәм күрсәтү, – дип белдерде министр предприятие җитәкчелеге белән аралашу барышында.
Мидхәт Шаһиәхмәтов суднолар төзү өчен база детальләрен җитештерүне карады. Завод директоры Александр Филиппов министрны җитештерүдә металл кытлыгы юк, дип ышан дырды.
– Металлны без узган ел барлык актив заказларга сатып алдык, – дип хәбәр итте Александр Филиппов. – Күпләр без мондый күләмне ни өчен сатып алганыбызны аңламады, әмма хәзерге чынбарлык шартларында без отышта калдык – металл нык кыйммәтләнде.
Шуннан соң министр җыю цехларында булды һәм әзер судноларны карады.
Бүгенге көндә предприя тие белгечләре граждан суднолары һәм хәрби корабльләр төзегәндә кулланыла торган материалларны һәм комплект лаучыларны үзебезнең илдә җитештерелгәненә тулысынча алыштыру мәсьәләсе буенча эшне тәмамлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев