Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Миңнеханов: Татарстан бер ел эчендә Стратегия-2030 буенча социаль өлкәгә 100 млрд сум кертте

Татарстан узган ел Стратегия-2030 кысаларында республиканың социаль өлкәсен үстерүгә 100 млрд сумга якын акча бирде. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

«Төп максат - кеше капиталын үстерү, социаль инфраструктура, уңайлы мохит булдыру. Узган ел бу максатларга, социаль объектларга, юлларга 100 млрд сумга якын инвестицияләр юнәлтелгән. Бу мәктәпләр дә, балалар бакчалары да, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният объектлары да", - диде Рөстәм Миңнеханов.



Ул искәрткәнчә, 2015 елдан Татарстан үсеше республика законы белән беркетелгән 2030 Стратегиясе белән билгеләнә. Стратегияне формалаштыру кысаларында барлык кызыксынучы якларның: халыкның, бизнесның, иҗтимагый оешмаларның фикерләре исәпкә алынган. Татарстанның барлык дәүләт программалары Стратегия-2030 нигезендә эшләнә.

 

"Стратегия - без килешкәнчә агымдагы чынбарлыкны исәпкә алып тулыландырыла торган тере документ. Стратегия-2030 2019 елда РФ Президенты Владимир Путин раслаган илкүләм проектлар белән синхронлаштырылган. Шул ук вакытта без җитди үзгәрешләр кертмәдек, чөнки милли проектларның төп максатлары һәм бурычлары безнең Стратегия-2030га туры килә», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.



Татарстан Республикасы хөкүмәте йортында «Татарстан Республикасы агломерацияләренең социаль-икътисадый үсеш проблемалары һәм перспективалары» дигән стратегик сессия башланды. Аның эшендә РФ Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары җитәкчеләре катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев