Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Мин бит татар баласы!

Һәр яз саен шәһәребезнең «Йолдызлык» балалар бакчасында зур бәйрәм – «Тел ачкычлары» дип исемләнгән төбәкара мәктәпкәчә яшьтәге балалар бәйгесе үткәрелә.

Бөтендөнья татар конгрессы, Яшел Үзән районы мәгариф идарәсе, шәһәребезнең «Йолдызлык» прогимназиясе тырышлыгы быел инде дүртенче тапкыр уздырылучы чарага, беренче турны узып, 15 бала килгән иде. Географиясе дә киңәя: Казан шәһәре, Киров өлкәсеннән дә катнашучылар бар иде.

«Яшел Үзән» газетасы журналистлары бу күркәм чарага ел да барып, газетада яктыртып барырга тырыша. Ни өчен дигәндә, татар телен камил белгән, җыр-биюгә оста, гомумән һәрьяктан сәләтле булган Яшел Үзән бәләкәчләрен һәркем күрергә, белергә тиеш. Чөнки киләчәгебез нәкъ менә балаларыбыз кулында. 
– Һәркемнең үз теле, ә бүген сүзебез туган телебез – татар теле турында. Туган теле булган кеше генә илен, балаларын ярата белә. Бүгенге бәйгедә катнашкан һәркем туган теленә хөрмәт белән караучылар. Ел да, балаларыбыз тагын да матуррак киемнәр киеп, зур әзерлек белән килгәннәр, дип шатланабыз, – дип сөйли Бөтендөнья татар конгрессының Яшел Үзән бүлекчәсе җитәкчесе Әлфия Мирхәйдәрова.
Әйе, сөенмәслек тә түгел шул, берсеннән-берсе чибәрләр, акыллылар. Һәм «Тел ачкычлары» бәйгесендә үз телен, гаиләсен, нәселен яклар өчен күпме тырышканнар бит! Быел үземә дә башыннан ахырына кадәр шушы казанда кайнарга туры килде. Кызым Мәрьям 26нчы «Дюймовочка» балалар бакчасын тәкъдим итте. Иң әүвәл үзе турында таныштырып, видеога төшереп җибәрдек. Инде икенче турга узгач, ныклы әзерлек башланды. Монда бакчабыз мөдире Нәкыя Чибинова, татар теле укытучысы Эльмира Ганиева, методист Людмила Макарова, музыка җитәкчесе Ирина Иванова тырышлыгын әйтми булдыра алмыйм. Хәтта гармунын күтәреп авылдан хәтле бабаебыз да оныгына ярдәмгә килде. Һәм һәр конкурсантны әзерләү өчен шулай күп көч куелганлыгы, тулы, бердәм команда эшләве ачык күренде. Җиңел булды, димәс идем.

Язманы тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№18).

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Мин бит татар баласы!

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фотоларыгыз бигрэк матур!!! Профессионаллар, кызлап!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец, Самира! Булдырдын!

      Теги: Зеленодольск дети Созвездие детский сад