Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Мин бәхетле» - Гөлназ Асаевадан сөенечле яңалык

Гөлназ Асаева социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Мин бәхетле» җырын тәкъдим итте.

«Бәхет нуры һәркемдә балкый. Якты хатирәләр, якыннар белән бәйле булган истәлекләр, кечкенәдән сеңдерелгән кыйммәтләр, дөньяга караш һәм, әлбәттә, хыяллар  – болар барысы да кешене бәхетле итә торган нечкәлекләр. Көше көн дә диярлек максатлар куя. Шушы максатлар һәм уйлар безне бәхетле итәргә сәләтле. Аннан соң…Үзен бәхетле итеп тойган кешенең бу дөньяга бәхет тарата алуына мин ышанам. Бу җырны отып алып, сөйгән ярыгызга җырласагыз да була», – дип язган җырчы.

Бәхет турындагы җырның авторлары – Дилбәр Гәрәева һәм Оскар Усманов.

Комментарий язучылардан беренче булып Гөлназның ире Вильдан: «Кемгә багышланган?» – дип сораган. 

 

«Сиңа инде, бүтән сөйгән ярым юк минем, борчылма», – дип җавап язган Гөлназ.

 

Тамашачылар да яратып кабул иткән яңа җырны, «вокал буенча дәресләр бирмисезме» дип тә кызыксынганнар.

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев