Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев: "Сабантуйның көче - халыкның бердәмлегендә"

Дондагы Ростов шәһәрендә Көньяк Сабантуйга Россиянең дистәләгән төбәгеннән татарлар җыелды.

Яшел Үзән районы Ростов җирендә Сабантуй бәйрәмен оештыручыларның берсе булды. Бүген анда Сабантуй бәйрәме уңаеннан халык күңел ачулары булды.
Мәртәбәле кунаклар арасында көньяк һәм төньяк Кавказ федераль округлары, шулай ук Татарстан Республикасы делегациясе дә бар иде.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев кунакларга бәйрәмнең концепциясе, аның тарихы һәм традицияләре турында сөйләде, шулай ук тәкъдим ителгән экспозиция белән таныштырды.
- Сабантуй - Татарстанда һәм бөтен илдә иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе. Сабантуйның көче - халыкның бердәмлегендә, туган җиргә һәм хезмәткә мәхәббәтендә. Мин барыгызны да бәйрәм белән котлыйм һәм безнең очрашулар матур традициягә әверелер дип ышанам! – диде Михаил Павлович.

Күргәзмә программасы, ишегаллары, татар халык күңел ачулары – чүлмәк вату, капчык киеп сикерү, колгага менү, капчык белән сугышу, катыктан тәңкә эзләү, шулай ук Сабантуй батырларының төп ярышы – көрәш (дүрт авырлык категориясендә) каралган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев