Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Михаил Афанасьев өчен күпчелек тавыш бирде

Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Яшел Үзән җирле бүлекчәсенең XXXVI конференциясе тәмамланды. анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.

– Узган ел җиңел булмады, – дип башлады докладын район башлыгы. – Күп кенә юнәлешләргә таралган «ковидлы» режимга карамастан, ел партия проектларын гамәлгә ашыру өлешендә продуктив. Алар барлыгы 19 иде. Проект кысаларында 311 акция үткәрелде, алар шәһәр һәм район тормышының барлык өлкәләренә дә диярлек кагылды: балалар спортыннан ветераннарга ярдәм итүгә кадәр. «Бердәм Россия» партиясе үз артыннан әйдәп баручы сәяси көч ролен саклавын аерым ассызыклап үтәсем килә. Бу безнең уртак эшебезнең төп нәтиҗәсе, – диде Михаил Афанасьев.

 

Докладлардан соң, партия конфе рен циясендә кабул ителгәнчә, яшерен тавыш бирү булды, аның барышында делегатларның күбесе «Бердәм Россия— сәяси партиясенең Яшел Үзән бүлеге сек ре таре итеп, Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьевны сайлады.

Партиянең Яшел Үзән бүлекчәсе рейтингы бик югары, безнең бурыч – көндәлек контроль, чөнки безгә халык ышанды, безгә наказлар бирде һәм аларны тормышка ашырырга кирәк. Алар белән эшләү принципиаль булып тора. өстәвенә, партия Халык программасын кабул итте, бу барлык партиялеләрнең эше. Шушы да истә тотыйк – социаль челтәрләрдә эшләү әһәмиятле юнәлешләрнең берсе. Без халыкка үзебезнең ничек эшләвебезне күрсәтергә тиеш без. Биредәге һәр кеше конкрет җирлеккә, йортка, кешегә бәйле, һәм бу безнең җаваплылык зонасы, – диде Юрий Камалтынов.

Шулай ук конференция барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасында, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында һәм Яшел Үзән муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» фракциясе депутатларының Яшел Үзән муниципаль районының социаль, икътисади һәм мәдәни үсеше мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.

Хисап-сайлау конференциясе кысаларында бүләкләр тапшырылды. Аерым алганда, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хатларын Фәнис Мирхәтуллин, Юлия Некрасова һәм Иван Соловцов алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев