Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Медицина хезмәткәрләренә түләүләр

2023 елның 1 гыйнварыннан медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләре өчен дәүләт ярдәменең яңа чарасы эшли башлады.

Ай саен бирелә торган акчалата түләү сәламәтлек саклауның беренче звеносы, район үзәк, район һәм участок хастаханәләре табибларына, шулай ук станцияләрдә һәм ашыгыч ярдәм бүлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләренә түләнә. Медицина оешмасы сәламәтлек саклауның дәүләт яки муниципаль системасына керергә һәм ОМСның (мәҗбүри медицина иминиятләштерү) база яки территориаль программаларында катнашырга тиеш.


Медицина хезмәткәренең категориясенә һәм медицина оешмасының төренә карап, түләү күләме 4,5 мең сумнан 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итә.


Табиблар түләүләрне проактив режимда ала, акча алу өчен аларга берни дә эшләргә кирәкми. Ай саен медицина оешмалары Татарстан Социаль фонды бүлегенә электрон реестрлар җибәрә. Аларда махсус түләү алырга хокук­лы хезмәткәрләр турында белешмәләр, билгеләнгән түләүләр суммалары һәм аларны исәпләгәндә файдаланылган мәгълүматлар бар. Бу реестрлар нигезендә фонд хезмәткәрләрнең банктагы счётына яки МИР картасына 7 эш көне дәвамында акча күчерә. Социаль фонд счет реквизитларын шулай ук медицина учреждениеләреннән ала.

Ел башыннан Татарстанда 27 000 медицина хезмәткәре гомуми суммасы 1 280 млн сум тәшкил иткән түләүләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев