Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Махсус хәрби операциянең барлык ветераннары игътибарына

Яшел Үзәндә «Ватанны саклаучылар» фонды эшли башлады

Президент кушуы буенча Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Ватанны саклаучылар» ярдәм фонды булдырыла. Фондның филиаллары илнең барлык төбәкләрендә ачыла. Яшел Үзән филиалы «Порт» яшьләр үзәгендә урнашкан һәм 1 июньнән бер тәрәзә режимында эшли башлады.

– Барлык махсус хәрби операция ветераннары, ә бездә Зеленодольск районында 8 кеше исәптә тора, теләсә нинди проблема белән «бердәм тәрәзә» принцибы буенча мөрәҗәгать итә ала, – дип билгеләп үтте Зеленодольск социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Волчкова.– Бу махсус операциядә катнашучыларның мәсьәләләрен хәл итү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырачак. Биредә санитар-курорт дәвалануына, яңадан укытуга һәм эшкә урнашуга юлламалар алырга, социаль ярдәмгә гариза калдырырга мөмкин булачак. Монда инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен кирәкле шартлар тудырылган.

«Ватанны саклаучылар» фондында ике социаль координатор һәм эксперт төркеме эшли. Фондның социаль координаторы Фирая Вахрамеева сүзләренчә, бирегә Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның туганнары һәм теләсә нинди мәсьәләләр буенча хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала:

– Без сугыш ветераны яки махсус операция вакытында һәлак булган кешенең гаилә әгъзалары мөрәҗәгать иткән проблема белән шөгыльләнәбез. Аны чишәргә тырышабыз. Безнең район үзәк хастаханәсе, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге, мәгариф идарәсе, яшьләр, мәдәният бүлеге белән ведомствоара хезмәттәшлегебез бар.

23 яшьлек Яшел Үзән егете, прапорщик Дмит­рий Никитин һава десантлары гаскәрләрендә хезмәт итә. Ул 1нче лицейны тәмамлый. 2020 елда контракт буенча кораллы көчләрдә хезмәт итәргә китә.

– Февральдә боерык килде һәм махсус хәрби операция зонасына очтык. Киев өлкәсенә эләктем. Авыр яраландым, аягымны ампутацияләделәр. Госпитальдән соң өйгә узган елның октябрендә кайттым, Казан хәрби комиссариатына эшкә урнаштым. Кая барырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә, нинди кәгазьләр җыярга кирәклеген аңламаганда, моның никадәр авыр икәнен ишетеп кенә белмим, – ди Дмитрий. – Ә фондка мөрәҗәгать итеп, берьюлы барлык белгечләрдән ярдәм алу бик уңайлы.


Хөрмәтле якташлар, бу мәгълүмат Яшел Үзән районы авылларына да кагыла. Ярдәм кирәк икән, мөрәҗәгать итегез. Фонд Башкала урамы, 17а адресы буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9:00дән 18:00 сәгатькә кадәр эшли. Шимбә, якшәмбе ял көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев