Татар эстрадасындагы бик күп җырчыларга аранжировкалар ясаучы Марат Мухинның икенче тапкыр гаилә корып яшәвен беләбез. Аның беренче тормыш иптәше Дилә Нигъмәтуллина да, хәзерге хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова да – җәмгыятьтә билгеле кешеләр.
Берсе – җырчы, берсе – 260 мең аудиториясе булган блогер. Моңа кадәр Мухинның элеккеге һәм хәзерге хатыннары – Дилә Нигъмәтуллина белән Гөлия Вәлиәхмәтова – шәхсән таныш булмаган булса кирәк.
Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдә: «Менә без таныштык та (иремнең беренче хатыны белән)», – дигән язу белән уртак фотоларын урнаштырган.
Бергә төшкән фотолар Дилә Нигъмәтуллина аккаунтында да бар. Дилә үзенең язылучыларына Гөлиянең кем булуын аңлатып тормаган.
Тыйнак кына: «Блогерларның ябык кичәсе. Гөлия Вәлиәхмәтова белән фотога төштек», – дип кенә чикләнгән.
Чыганак:Руслан Матбугатов
Нет комментариев