Яшел Үзәндә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Зиннәт улы Гыйззәтуллинны бу истәлекле бәйрәм белән Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев котлады.
Шәүкәт ага — чын каһарманлык үрнәге. Ул Ленинград блокадасының авыр көннәрен узган, какшамас рух һәм ныклык күрсәткән шәхес. Район башлыгы ветеранга рәхмәт сүзләрен җиткерде, сәламәтлек һәм озын гомер теләде.
Батырлар алдында баш иябез! Сезнең батырлык — безнең өчен мәңгелек үрнәк.
Нет комментариев