Кыяр мул уңыш бирсен өчен...
Яшәеш

Кыяр мул уңыш бирсен өчен...

Кыярыгызның беренче  чын яфраклары чыктымы? Тукландыра башларга ярый дигән сүз.

Кыяр барлык яшелчәләр кебек,  органик ашламаны ярата. Иң яхшысы сыер тизәге (1:10) яки кош тизәге (1:25). Үсемлек  ашламаның артык зур концентрациясен яратмый, шуңа күрә  ике атнага бер тапкыр аз-азлап тукландыру яхшы. 10 литр суга 30-40 г комплексы  ашлама җитә. Кыярлар күренә башладымы? Ашламаны курыкмыйча ике тапкыр арттырырга була. Кайбер бакчачылар 15 көнгә бер тапкыр  кыярга  әчегән сөт  яки аскорбиновая кислота (5 литр суга 1 төймә) бөрки.


Нет комментариев