Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Кычкырыбрак әйтегез – сезне ишетерләр!

Яшел үзәнлеләрне ТР Социаль яклау министры Эльмира Зарипова кабул итте. Министр белән бергә Яшел Үзән районы Башкарма комитет җитәкчесе Ильяс Ганиев та халыкның сорауларын, мөрәҗәгатьләрен тыңлады.

Төрле сораулар буенча 10 яшел үзәнле кабул итүгә язылган иде. Мәсәлән, бер гражданканың эшкә урнашу проблемасы бар, юкса ул үзенең яше һәм улының хөкеме аркасында теләсә нинди эшкә дә риза. Әмма алмыйлар. Хәзерге көндә шәһәребездә киң таралган челтәр кибетләренең берсендә: «Сез бит инде карт, ничек алыйк?», – дип борып чыгарганнар. Эльмира Зарипованың: «Әлеге эш бирүче язма рәвештә каршы килдеме?» – дигән соравына ханым: «Юк инде, бирмәделәр! «Сез монда тавыш-гауга чыгарырга килдегезме әллә?» – дигән җавапны гына ишеттем», – диде.

Министр әлеге бурычны хәл итү өчен бу ханымга җирле социаль яклау хезмәткәрен беркетергә кушты һәм икенче юлы алар эш бирүче янына бергә барырга тиешлеген әйтте.

Яшел Үзәннең өлкән яшьтәге бер кешесе, социаль яклау линиясе буенча пенсионерларга шифаханәгә юлламаларны ешрак бирсәләр иде, дигән теләген белдерде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, үз вакытында министр Эльмира Зарипова безнең ветераннар өчен җирле шифаханәләргә юл ачты. Моңа кадәр аларга үз чиратларын 8-10 ел көтәргә туры килә иде.

Тагын бер Яшел Үзәндә яшәүче ханым үзмәшгуль булып теркәлеп, бизнесы өчен 75 мең сум ярдәм алып булмасмы икән дип, мөрәҗәгать итте. Соңрак билгеле булганча, ул инде үзе өчен эшли, массаж ясый, тик салым түләми икән. Аның яшәү буенча теркәлү урыны Мәскәүдә, ике фатиры бар һәм берсе, шулай ук, башкалада. Аңа Мәскәүдә яши торып, Татарстан Республикасыннан ярдәм алып булмавы турында аңлатылды. Икенчедән, ул дәүләт ярдәменә мохтаҗ булганнар категориясе исемлегенә керми.

Бу ханым, бәлки, мохтаҗлык кичермәсә дә бушлай ярдәм булыр дип өметләнгәндер. Шунысы гына күңелне тырный, чынлап та ярдәм кирәк булганнар аны сорамый һәм барлык законнарны белеп тә бетерми. Болар хакында газетада язып торсак та. Шунысын исегездән чыгармагыз, безнең үзебездән башка проблеманы берәү дә күтәрмәячәк. Кычкырыбрак әйтергә кирәк һәм сезне, һичшиксез, ишетәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев